Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор
ТР Фәннәр академиясендә татар халык эпосын, дастаннарны һәм төрки халыкларның эпик традицияләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим Фатих Урманчеевның тууына 90 ел тулуга багышланган «Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чарада Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән белгечләр катнашты. Галимнәр фикеренчә, Урманчеевның хезмәтләре татар галимнәре өчен генә түгел, башка халыкларның фольклорын өйрәнүчеләр өчен дә әһәмиятле.
Биредә шулай ук мифология, йола фольклоры, халык иҗатының музыкада һәм сәнгатьтә чагылышы, фольклор материалларын архивларда саклау һәм мәгарифтә куллану мәсьәләләре дә каралды. «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе дә эшләде. Анда Россиянең 11 төбәгеннән һәм Кыргызстаннан 40 тан артык студент, аспирант һәм яшь галим катнашты.





Комментарийлар