Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йортында «Сагышлы» Дәрдемәнд

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы, Ш.Камал мемориаль фатиры, татар әдәбияты тарихы музеенда татар шагыйре Закир Рәмиевнең 165 еллыгына багышланган «Кайгылы / Сагышлы» күргәзмәсе ачыла.

Закир Рәмиев яки Дәрдемәнд – XX гасыр башының әйдәп баручы шагыйрьләреннән берсе, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе, меценат. Күргәзмә шагыйрь псевдонимы хөрмәтенә аталган. «Дәрдемәнд» сагышлы кеше дигән сүз.

«Күргәзмә шагыйрьнең төрле якларын ача: бу – туган җиргә булган мәхәббәт тә, үткән яшьлек сагышы да, киләчәк революциянең котылгысыз катастрофасын аңлау да, – дип сөйли татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. – Монда үзенчәлекле мәгънә ята: сагыш турындагы күргәзмә оптимизм уята, ә аны караганнан соң,үзеңне яңартылган, тормышка мәхәббәт  белән тулы итеп хис   итәсең».

Күргәзмәдә Милли музей фондларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Шул исәптән Закир Рәмиевнең шәхси әйберләре. Мәсәлән, аның атаклы юл сандыгы һәм поход самавыры. Күргәзмә һәр мемориаль әйбернең үзенчә яхшы сагыш темасын чагылдыруын ачачак.

Күргәзмә 11 декабрьдә 14:00 сәгатьтә ачыла һәм 31 гыйнварга кадәр эшли, дип хәбәр итә проект авторлары.

Белешмә:

Рәмиевләр гаиләсе язучыларга һәм студентларга ярдәм итә, газета-журналлар чыгара, күп кенә хәйрия җәмгыятьләре эшендә  катнаша. Закир Рәмиев ярдәмендә Шәриф Камалның Оренбург иҗаты чоры башлана. Рәмиевләр карамагындагы «Вакыт» газетасы типографиясендә Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Риза Фәхреддин һәм башка язучыларның, галимнәрнең беренче китаплары дөнья күрә.

“Гаилә һәм мәктәп” журналының гыйнвар санында дөнья күрәчәк “Татар мәгърифәтчеләре” рубрикасында Дәрдемәнд турында моңарчы киң җәмәгатьчелек белмәгән 10 кызыклы факт белән танышырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ