Роберт Миңнуллинның кабаттан басылган китапларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде
Кичә Татарстан Республикасы халык шагыйре Роберт Миңнуллинның кабаттан басылган китапларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге басмалар: «Энекәш кирәк миңа!», «Күчтәнәч», «Әни, мин көчек күрдем!», «Мөгезборын белән озынборын», «Малай-шалайлар» ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән дөнья күргән.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Роберт Миңнуллинның китапларына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте:
— Роберт Миңнуллинның биш китабын кабаттан бастыру – зур эш. Мәктәпләр, китапханәләр сорамаса алай чыга да алмас иде: шагыйрьнең әсәрләре укыла, аларга ихтыяҗ бар, — диде ул.
Роберт Миңнуллиның кызы Таңсылу Сабирова үзенең чыгышында әлеге китапларның басылуын зур сөенеч дип атады:
— Гомумән алганда, татар әдәбияты, шигърияте — балаларыбызны тәрбияләүнең нигезе. Шушы шигырьләр аша без аларны начарны яхшыдан аера белергә өйрәтәбез. Без китап аша тәрбия алып үстек һәм шушы мөмкинлек безнең буында — балаларыбыз да булырга тиеш, ягъни аларның кулларына теләсә кайсы вакытта басма вариантта чыккан китапны тотып укый алырлык мөмкинлек, – диде ул.
— Бер ел эчендә бер авторның биш китабы чыгуы – сирәк күренеш. Бу укучыларыбыз өчен зур бүләк булыр. Рәисебез ярдәме белән басмалар мәктәпләргә, китапханә һәм балалар бакчаларына, сатуга да ирешәчәк, — дип сөйләде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Роберт Миңнуллинның оныгы Сафия үзе язган шигырен кичә кунакларына тәкъдим итте.
Кичә шагыйрьнең шигырьләре, аның шигъри юлларына язылган җырлар белән үрелеп барды.
Комментарийлар