Логотип Магариф уку
Цитата:

Паштет, әлбә һәм туй йолалары: «Әтнә туе» узачак

1 августта Әтнәдә III «Әтнә туй» ачык фольклор-этник фестивале узачак. Фестивальдә Балтач, Арча, Биектау, Балык Бистәсе һәм Әтнә районнары катнаша.

Фестивальнең үзенчәлекләре турында Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Абдуллина сөйләде. Аның сүзләренчә, чарада онытылып килгән туй йолалары торгызылып, тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Шулай ук фотоархив форматында төрле елларда узган туйлардан фотосурәтләр һәм туй күлмәкләре күргәзмәсе эшләячәк.

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – Әтнә туена гына хас булган ризыклар белән танышу мөмкинлеге. Кунакларга районның үзенчәлекле милли ризыклары – паштет һәм әлбә тәкъдим ителәчәк.

«Гөлҗиһан» мәйданчыгында татар халкының йолалары һәм биюләренә багышланган чаралар оештырылачак.

«Әтнә туе» исеменең үзе үк тирән мәгънәгә ия. «Туй – ул яңа тормыш, яңарыш, мәхәббәт һәм матурлык алып килә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина.

Аның фикеренчә, «Әтнә туе» кебек фестивальләр бүген аеруча кирәк. Алар милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне онытмаска, аларны киләчәк буынга җиткерергә ярдәм итә. 

Фестивальнең махсус кунаклары – «Риваять» этно-төркеме, ABIEM PROJECT, Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Зәкиев, Булат Шәрипов, Алсу Хәбибуллина. Чараның төп кунагы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева.

Программада балалар өчен осталык дәресләре дә каралган. Шуларның берсе – Әтнә себеркесе ясау буенча мастер-класс.

Моннан тыш, фестивальдә Әтнәнең иң уңган киленен дә билгеләячәкләр. Бәйгедә яшь киленнәр көч сынашачак. Җиңүчегә ашханә бүлмәсе өчен җиһаз бүләк ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ