Фәрит Йосыповның фәнни-методик эшчәнлеге
Филология фәннәре докторы, профессор, халкыбызның күренекле тел галиме Фәрит Йосыпов үзенең бөтен эшчәнлеген Россия һәм чит төбәкләрдә таралган татар сөйләшләрен өйрәнүгә, татар телен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укытуга багышлады.
Мөслимә ШӘКҮРОВА,
филология фәннәре кандидаты, доцент,
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
милли мәгариф бүлегенең
әйдәп баручы фәнни хезмәткәре,
Татарстанның атказанган укытучысы
Филология фәннәре докторы, профессор, халкыбызның күренекле тел галиме Фәрит Йосыпов үзенең бөтен эшчәнлеген Россия һәм чит төбәкләрдә таралган татар сөйләшләрен өйрәнүгә, татар телен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укытуга багышлады.
Дәү әтиләре тәрбиясендә
Ул Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа авылында туа. Әтисе һәм әнисе тирә-якта иң игелекле һәм абруйлы кешеләрнең берсе була. Әтисе Йосыф Камали улы сугышта батырларча һәлак була, әнисе Асия Мөхәммәтшакир кызы берсеннән-берсе кечкенә сабыйларны берүзе тәрбияләп үстерә. Кечкенә Фәрит әтисез үссә дә, аңа ике дәү әтисе – Шакир һәм Камали бабайлар тарафыннан ата тәрбиясе һәм күңел җылысы насыйп була. Балачактан туган авылының тарихы, шушы төбәккә хас булган тел үзенчәлекләре, этнографиясе белән кызыксына. Олы Карагуҗа урта мәктәбен тәмамлагач, булачак галим 1956–1961 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 1972 елда – «Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре» дигән темага кандидатлык, 1988 елда «Татар фигыльләрен ареал ысул белән өйрәнү» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый. Ул татар теленең диалектологик атласын төзүгә зур өлеш кертә.
Хрестоматияләр авторы
Фәрит Йосыпов фәнни эшчәнлеген 1962 елда СССР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтында фәнни хезмәткәр буларак башлап җибәрә. 1972–1984 елларда Алабуга педагогия институтында чит телләр факультеты деканы, 1984–1996 елларда Россия Мәгариф министрлыгының Милли мәгариф проблемалары институты Татарстан филиалы директоры булып эшли. Бу елларда беренче тапкыр профессор Ф.Й. Йосыпов җитәкчелегендә татар һәм рус балалар бакчалары өчен дә, рус мәктәпләренең 1–4 нче сыйныфларында укучы рус телле балалар өчен дә программалар, «Гөлбакча» һәм «Балалар бакчасы» дигән хрестоматияләр, рус телендә сөйләшүче балалар өчен «Татарский букварь – Әлифба», татар теле дәреслекләре һәм методик кулланмалар, сүзлекләр, фонохрестоматияләр һ.б. басылып чыга. Бу хезмәтләр рус мәктәпләрендә укучы татар балаларын – ана теленә, рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булды.
Профессор Фәрит Йосыпов җитәкчелегендә татар балалар бакчалары өчен чыккан хрестоматия – «Гөлбакча», «Балалар бакчасы» – балаларга кече яшьтән үк ана телендә тәрбия бирүдә зур роль уйнады. Бу китаплар Татарстан АССР Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан расланган «Балалар бакчасы һәм гаилә өчен ана теле программасы» (Ф.Й. Йосыпов, 1986; 1988) нигезендә төзелгән. Әлеге хрестоматияләрдә тупланган материаллар, нәфис сүз әсәрләре биш группаны да күз уңында тотып эшләнгән: «Нәниләр авазы» (1–2 яшьтәге балалар өчен), «Беренче адым» (2–3 яшьтәгеләр өчен), «Үсә барабыз» (3–4 яшьтәгеләр өчен), «Без инде зур үстек» (4–5 яшьтәгеләр өчен), «Хуш инде, гөлбакча! » (5–6 яшьтәге балалар өчен). Хрестоматияләрдә тәкъдим ителгән халык авыз иҗатыннан алынган иң матур җырлар, әкиятләр, такмаклар, табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, уеннар, әйтешләр, тел көрмәкләндергечләр, тел шомарткычлар, сынамышлар һәм эндәшләрдән тәрбиячеләр дә, ата-аналар һәм студентлар да, бик яратып, дистәләгән еллар файдаланды. Хрестоматиянең ахырында бирелгән иллюстрацияләр балаларның сөйләм телен үстерүдә, баетуда кыйммәтле чыганак булып торды. Гомумән, әлеге хрестоматияләрдә халык авыз иҗаты җәүһәрләре – татар милли педагогиканың тутыкмас әсәрләре җыелган, шулай ук язучы һәм шагыйрьләребезнең нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайланган гүзәл әсәрләре бирелгән, бәйрәм, юл йөрү кагыйдәләре, ел фасыллары һ.б. бик кирәкле мәгълүматлар тупланган.
Педагогларның иң тәҗрибәлесе
XX гасырның 90 нчы еллар башында татар телен укытуның сыйфатын күтәрү, башлангыч сыйныфтан башлап туган телне тирәнтен үзләштерү, сөйләмне дөрес төзеп, әдәби тел нормаларына туры китереп, телдән һәм язма рәвештә башкаларга җиткерә белү, татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәтү – уку-укыту мәсьәләләреннән иң мөһиме булып тора. ХХ гасыр башларында М.Х. Корбангалиев, Р.С. Газизов, Х. Г. Бәдигый, М.Ә. Фазлуллиннарның тәҗрибәсен истә тотып, Фәрит Йосыпов татар теле дәреслекләрен бик уйлап эшли: текстлар белән эшләү, сүзлек эше, грамматик материалны үзләштерү, сәнгатьле уку, грамоталы итеп язу күнекмәләрен булдыру, иҗади характердагы күнегүләр белән эшләү һ.б. күз уңында тота. Галимне 1980–1990 елларда педагогларның иң тәҗрибәлесе дип әйтергә тулы мөмкинлек бар. Әлеге елларда илдә барган иҗтимагый яңарыш мәгариф өлкәсенә, шул исәптән рус телле укучыларга татар теле укыту методикасы фәненә зур үзгәрешләр алып килде. Профессор Фәрит Йосыпов җитәкчелегендә рус телендә сөйләшүче балалар өчен иң беренче татар теле дәреслекләре чыкты. Алар арасында «Татар теле. 2 нче сыйныф» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) (1993) (З.А. Казыйханова, Р. Мөхиярова белән берлектә), «Татар теле. 3 нче сыйныф» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) (1993), «Әлифба» (1994) (Л.К. Новикова белән берлектә), «Әлифба» (1994), «Татар теле. 4 нче сыйныф» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) (1998) (В.З. Гарифуллин белән берлектә) дәреслекләре аеруча игътибарга лаек. Бу дәреслекләр үз заманында иң күренекле урын тоттылар, чөнки беркемнең дә бу өлкәдә әле тәҗрибәсе юк иде. Авторларның тәҗрибәсе зур, бай, материал кызыклы, дәреслекләр югары зәвык белән, төгәл, матур итеп эшләнгән.
Рус телле балаларга «Әлифба»
Ф.Й. Йосыпов һәм Л.К. Новикова җитәкчелегендә төзелгән «Әлифба» татарча сөйләшергә өйрәтүне күздә тотып, телдән хәзерлек курсын, грамотага өйрәтү чорын һәм әлифбадан соңгы чорны үз эченә ала. Программада каралган темалар әлифбаның беренче өлешендә рәсемнәр белән бирелгән. Биредә һәр яңа сүз, коммуникатив компетенциягә нигезләнеп, сөйләмгә сорау-җавап диалогик һәм монологик күнегүләр ярдәмендә кертелә һәм активлаштырып барыла. Грамотага өйрәтү дәресләрендә татарча уку һәм язу күнекмәләре махсус күнегүләр, биремнәр ярдәмендә ныгытыла. Әлифбадан соңгы чорда кечкенә хикәя, әкият һәм шигырьләр укыйлар, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышалар, кыскача эчтәлеген сөйләп бирәләр. Авторлар, текстлар белән бәйләп, диалогик һәм монологик сөйләм үстерү күнегүләрен дә тәкъдим иткәннәр һәм бу үз чиратында әлеге китапның кыйммәтен тагын да арттырган. Ачык, матур итеп, рус телле балаларның барлык үзенчәлекләрен күздә тотып эшләнгән «Әлифба» белән бүген дә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтеп булыр иде.
Уйлап эшләнелгән дәреслекләр
«Татар теле. 2 нче сыйныф» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) (1993) дигән дәреслекнең эчтәлегенә килгәндә, ул унике бүлектән тора: «Исәнме, мәктәп! », «Туган җирем», «Алтын көз», «Әти-әни һәм мин», «Габдулла Тукай», «Безнең җырларыбыз» һ.б. Дәреслектә темаара бәйләнеш сакланган, билгеле бер эзлеклелек, системалылык бар. Дидактик принциплардан предметара бәйләнеш принцибына килгәндә, тел материалы этика, эстетика, культурология, ботаника, зоология, география һ.б. предметлар белән тыгыз үрелеп бара: мәктәптә, өйдә үз-үзеңне тота белү, йорт хайваннары турында кызыклы мәгълүматлар, Яңа ел бәйрәме, яз аеның серләре һ.б. Күнегүләр барысы да сөйләмә телне үстерүгә корылган. Мәсәлән, 29 нчы дәреснең («Безнең гаилә») төзелешен карап чыгыйк (51–52 нче битләр):
- Прочитайте правильно:
Әткәй, әнкәй, җидәү, җиденчесе, песи, безнең.
- Ответьте на вопросы.
Сезнең гаиләдә кемнәр бар?
Сез өйдә ничәү?
- Разговор.
- Прочитайте и запомните.
- Скажите по-русски.
- Вместо вопросов напишите нужные слова.
Әлеге күнегүләр рус телле укучыны татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтүгә корылган.
Гомумән, Ф.Й. Йосыпов җитәкчелегендә төзелгән татар теле дәреслекләрендә авторлар, телнең бөтен мөмкинлекләрен күзаллап, укучыны грамматик конструкцияләрдән файдаланырга өйрәтә, әдәбият белән бергә үреп бирә. Бу дәреслекләрдә тәкъдим ителгән иҗади характердагы күнегүләргә күзәтү ясап, таблицада аларны язма күнегүләр һәм сөйләм күнегүләренә бүлеп урнаштырдык:
| Язма күнегүләр | Сөйләм күнегүләре |
| 1. Текстны тәрҗемә итү. | 1. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез (телдән). Җ, ң, һ хәрефе кергән сүзләр белән эшләгез. |
| 2. Сорауларга тулы җавап бирү (язма). Җөмләләрне язып бетерү. | 2. Өйрәнелә торган әдәби әсәрдән синонимнарны табыгыз. |
| 3. Бирелгән сүзләрне кулланып, хикәя (җөмләләр) төзегез. | 3. Капма-каршы мәгънәдә булган сүзләрне табыгыз һәм дөрес итеп укыгыз. |
| 4. Омонимнар белән җөмлә төзегез (мәсәлән, «матур» сүзен «чибәр» һәм «ямьле» мәгънәләрендә куллану). | 4. Табышмакларның җавапларын табыгыз һәм аларны рус телендәгеләре белән чагыштырыгыз. |
| 5. Рәсемнәргә карап сорау бирегез һәм җавапларны языгыз. | 5. Җөмләләрне дәвам итегез. Рәсем буенча хикәя төзегез. |
| 6. Исем, сыйфат, рәвеш һәм алмашлыкларны кулланып, җөмләләр төзегез. | 6. Күрсәтелгән сүзләрне синонимнар белән алмаштырып, текстны сөйләгез. |
| 7. Бирелгән темага кечкенә хикәя языгыз. | 7. Күрсәтелгән сүзләрне берлек санга куеп, текстны сөйләгез. |
Таблицага карап шуны әйтеп була: язма күнегүләрдән «тәрҗемә итү, сорауларга тулы җавап бирү, күп нокталар урынына кушымчаларны, сүзләрне куеп, җөмләләр төзү, кирәкле урынга фигыльләрне тиешле заманга, зат-санга куеп язу» кебек күнегүләр күбрәк кулланылса, сөйләм күнегүләреннән беренче чиратта «бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү яки җөмләләрне дәвам итү, рәсемгә карап, хикәя төзү, синонимнар, антонимнар белән эшләү» кебек күнегүләр күз уңында тотыла.
Профессор Фәрит Йосыпов җитәкчелегендә рус телендә сөйләшүче балалар өчен чыккан татар теле дәреслекләре бик нык уйлап эшләнелгән: текстлар белән эшләү, сүзлек эше, грамматик материалны үзләштерү, сәнгатьле уку, грамоталы итеп язу күнекмәләрен булдыру, иҗади характердагы күнегүләр, сөйләм үстерү күнегүләре белән эшләү – барысы да җиренә җиткерелеп башкарылган. Бу китапларда сөйләмә һәм язма телләрне үстерү өчен, текст белән эшләү дә алгы планга чыгарылган.
Фәрит Йосыпов – чын мәгънәсендә үз эшен белеп, яратып башкаручы методист, тел белгече, тәҗрибәле укытучы. Аның методик кулланмалары, мәктәп дәреслекләре бүген дә үрнәк булып торырлык. Ул, тирән белем бирү белән беррәттән, укучыларда телгә карата кызыксыну уятуны һәм, иң мөһиме, аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, логик фикерләргә өйрәтүне, телнең психолингвистик үзенчәлекләренә игътибар бирүне дә таләп итә. Галимнең методик хезмәтләрен барлап, татар теле дәреслекләренә күзәтү ясап чыккач, шундый фикергә киләсең: ул оста укытучы, методист һәм сизгер тәрбияче дә, иң тәҗрибәле педагогларның берсе дип тә әйтергә тулы мөмкинлек бар.





Комментарийлар