Бер очрашу – бер гомер. Илле елдан соң бигрәк тә
Быел урта мәктәпне тәмамлавыбызга 40 ел булды. Чыгарылыш елы 1983 булганнарның күбесе очрашуларга баргандыр быел. Ә мин илле еллык очрашуга да бардым.1973 елның 1 сентябре көнен әле дә хәтерлим мин. К...
Быел урта мәктәпне тәмамлавыбызга 40 ел булды. Чыгарылыш елы 1983 булганнарның күбесе очрашуларга баргандыр быел. Ә мин илле еллык очрашуга да бардым.
1973 елның 1 сентябре көнен әле дә хәтерлим мин. Кукмара районы Нырты урта мәктәбенең 1 нче “Б” классына 26 укучы килдек без. “Беренче кыңгырау”ны да миңа бирдерттеләр. Арча педучилищесын тәмамлап, беренче хезмәт юлын башлаган Сылу Әнвәр кызы Хөсәенова кабул итеп алды безне. Башланыч классларны укыгач, гаиләбезгә күченеп китәргә туры килгән, мин дә яраткан дусларымны калдырып, үзем туган районга китеп бардым.
Ә менә классташларым мине дә бәйрәмгә чакырырга онытмаган. Алар кырык еллык юбилей уңаеннан очрашырга җыелган булса, мин 50 елдан соң очрашуга килеп кердем. Хөрмәт итеп чакыргач – бардым, ләкин шикләндем. Мин инде чит булырмын, мине хәтерләүче кем булыр икән? Бу сораулар, әлбәттә, борчымады түгел үземне. Ләкин, руслар әйтмешли, «Ничего подобного!» Мине шулай итеп кабул иттеләр, әйтерсең, мин шулар белән ун ел буе бергә укыган! Шунысы кызык: мин классташларымның барысын да таныдым, ләкин икесен, никтер, искә төшерә алмадым. Алар безнең класска параллель класстан күчкән булып чыкты. Ләкин мине хәтерлиләр икән, бергә уйнаганбыз.
Классташым Илһам Булатовның кызларга зур-зур чәчәк букетлары алып кайтуы, Дамир Зиннәтуллинның барыбызга да җитәрлек кып-кызыл розалар күтәреп килеп керүе бик матур күренеш булды. Очрашу оештыруны башлап йөргән Реваль Халиков Нократ Аланындагы иң матур кафены сайлаган. Тәрәзәсенә күз салсаң, көзге табигать кочагында Нократ елгасы ага, әйтерсең, ул: «Әле сез дә минем кебек матур, кара көзләргә ерак әле», – ди сыман.
Айдар Габдрахманов җор сүзе, матур җырлавы белән табынны күтәреп җибәрсә, Ирек Билалов та бик күңелле кешегә әйләнеп беткән. Ә мин аны бик җитди отличик итеп хәтерлим. Бу очрашуда минем иң яхшы белгән дустым – Роза Закирова. Без аның белән педвузда бергә укыдык. Студент вакыттагы беренче очрашканда ук таныдым мин аны. Нурия Рамазанова – укытучы кызы – әнисе эшен дәвам иттереп, хезмәт юлын педагогикага багышлаган. Чулпан Ганиева Ныртыда яши икән. Безнең, ике отличник кызның, яратып сөйләшә торган темаларыбызны искә төшерде ул. Мәдинә Бариева да бер дә үзгәрмәгән. Аның күчтәнәче белән дә рәхәтләнеп чәй эчтек. Әлфия Һадиева белән күрше йортларда яшәдек, якын аралаштык. Бергә уйнаган вакытларны искә төшердек. Рәмзия Сәлимовабыз Коми Республикасының Ухта шәһәрендә яши икән. Кунакка кайткан җирдән, очрашу дип, китми торган.
Беренче укытучыбыз – хөрмәтле Сылу Әнвәровна (без аны шулай дип йөрттек, чөнки рус классында укыдык) барыбызның да күңелендә якты кеше булып истә калган. Ул безнең таләпчән, белемле укытучыбыз булуы өстенә җырчы, биюче, рәссам, спортчы да иде. Безнең рус теле, математика дәресләре генә түгел, музыка, рәсем, физкультура дәресләре дә үз югарылыгында үтте. Хәзер, үзең укытучы булгач, аны тагын да яхшырак аңлыйсың. Сылу Әнвәровна очрашуга килгән классташларны видеокотлау җибәреп сәламләде. Барысы өчен дә зур рәхмәт аңа һәм апабызны якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлыйбыз.
Без бик күп идек. Кызганыч, күбрәк җыела алмаганбыз. Тормыш шул, һәркемнең үз сәбәбе булгандыр. «Бер очрашу – бер гомер», – диләр. Минем, әлбәттә, классыбызда укыган өч Раушанияне, рус милләтеннән булып та, рәхәтләнеп татарча сөйләшә торган классташларымны, минекеләр укытучы булганлыктан, аларның да әти-әниләрен хәтерләгән укытучы балаларын һәм башка бик күп дусларымны күрәсем килгән иде...
Очрашуның финанс якларын үз өстенә алган Илһам Булатовка классташларым исеменнән тагын бер кат рәхмәт җиткерәм. Егетләр, сезнең барыгызга да «Афәрин!»нән башка сүз юк. Ә кызларга егетләр инициативасына кушылган өчен рәхмәт. «Очрашулар соңгысы булмасын!». Шулай дип, яңа планнар корып таралыштык.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы

Комментарийлар