Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
Ялгыз хатын-кызларның күпчелеге, гомер уртасын узгач, кияү табып булмый дип уйлый. Психологлар фикеренчә, моның сәбәпләре төрле. Әмма күбесе еш кына үз-үзенә психологик киртәләр (блоклар) куя. Кемдер баласын кабул итмәсләр дип курка, кемдер нарасыеның үги әти белән яшәвен теләми, ә кемдер никахсыз килеш якынлыкка каршы. Соңгы елларда, гадәттә, Интернет аша танышып кавышалар. Социаль челтәрләрдә һәм танышу сайтларында үз парын эзләүчеләр бик күп булса да, күбесе бу өлкәдә уңышсызлыкка очрый. Чынбарлыкка ачык күз белән карыйк әле. Кырыкта да матур гаилә корырдай ир-егетне ничек очратырга? Бүген сүзебез әнә шул хакта.
Кырыктан соң хатын-кызның тормышы яңа башлана, диләр. Юкка гына руслар: «Если бабе сорок пять, баба ягодка опять» димиләрдер. Чынлап та, заман үзгәрә тора. Әле 20–30 ел элек кенә 40 яшьтән узган хатын-кызларның күбесе инде физик яктан да, психологик яктан да үзләрен олы апа кебек хис итә, тыныч картлык турында уйлана башласа, хәзер бу яшьтәге ханымнарны апа дип әйтергә тел дә әйләнми. Ул хәтта «хатын-кыз» дип мөрәҗәгать итүләренә дә үпкәләргә мөмкин, күбесе үзен яшь кызлар кебек хис итә. Үз-үзен карый, спорт белән шөгыльләнә, косметологларга йөри, көннән-көн чибәрләнә, карьера ясый, һәрьяклап осталыкларын үстерергә тырыша, сәяхәт итә, яңа танышлар таба. Икенче тапкыр кияүгә чыгып бала табарга теләүчеләр дә юк түгел. Шул ук вакытта алар арасында әле тормыш корып карамаучылар да бар. Әлбәттә, һәркайсының үз дәрәҗәсендәге лаеклы ир белән дөнья көтәсе килә.
Европада инде күптән барган күренеш безгә дә килеп җитте. Россиядә никахларның яртысы аерылышу белән төгәлләнә. Шуңадырмы, хәзер кызларның күбесе 30 яшенә кадәр гаилә корырга атлыгып тормый, егетләр – бигрәк тә. Күпләр башта тормышларын җайлау, фатирлы, машиналы булу ягын кайгырта. Карьера дип уйлаучылары да бар. Шулай чаба-чаба, яшең кырыкка җиткәнне сизми дә каласың. Тик гомернең яртысын узгач, ничек гаилә корырга соң? Бигрәк тә балалары булган хатын-кызларга. Чөнки ни дисәң дә, күп очракта мәхәббәт җимешләре әни белән яшәргә кала, ә ана кеше баласы хакына үзен корбан итәргә дә әзер. Җитмәсә, хәзер хатын-кызлар тормышны үзләре алып бара, бар нәрсәләре җитеш. Шуңа дилбегәне ир-ат кулына тоттырырга ашыкмыйлар да. Ир-атлар да хәзер хатын-кыз кайгыртуына артык мохтаҗ түгел, киемне машина юа, ашыйсы килгәндә заказ бирергә мөмкин. Рәхәтләнеп үз иркеңдә йөреп булганда, нигә әле камыт кияргә соң? Шуңа күрә социаль челтәрләрдә һәм танышу сайтларында «актив эзләнүчеләр» тулып ята. Әмма аларның да күбесе кыска вакытлы очрашулар белән генә чикләнә.
Шулай да геннар үзенекен итә. Үзеңчә яшәү ничек кенә рәхәт булмасын, һәркемнең, үз тиңен табып, гаилә корасы килә торгандыр. Динебез дә озак ялгыз яшәүне хупламый.
Бу яшьтә мин кемгә кирәк, дип һич кенә дә уйларга ярамый, мәхәббәт ул, гомумән, яшькә карап килми, ди клиник психолог Гөлшат Вагыйзова. Бүген без белгечләр ярдәмендә ничек гаиләле булу серләрен ачарга тырышырбыз.
1. Кияүгә чыгардай лаеклы ирне кайдан табарга? Гадәттә, хәзерге заманда потенциаль кияүләр танышу сайтларында утыра. Әмма алар арасында да төрлесе бар: үзенә сөяркә эзләүче өйләнгән ирләр, көн дә яңа итәк артыннан чабарга остарып беткән донжуаннар, аферистлар, альфонслар, төрмәдә утыручылар, эшсезлектән нишләргә белми тилмереп ятучылар... Андый сайтларда танышканда, аеруча күзләрең ачык булу кирәк. Матур сүзләр, комплиментларга артык исегез китмәсен. Виртуаль мәхәббәткә ышанып, зур суммада акчасын югалткан ханымнар да юк түгел. Иң беренче, ир кешенең бу сайтта ничә ел утыруын белү мөһим. Мөмкинлек булса, башта ук кеше йөри торган урында очрашып күрешү. Шулай ук үзеңә туры килгән ир-егетне төрле мастер-классларда, кызыклы шөгыль буенча оешкан клублар, кичәләрдә, спорт залында, бассейнда, сәяхәтләр вакытында очратырга мөмкин. «Кияүләр җыела торган урын»ны махсус эзләргә кирәкми, бары үзегез гел өйдә генә утырмагыз. Кышын чаңгыга, шугалакка, җәен велосипедта йөрергә чыгарга була. Бәлки насыйп ярыгызны нәкъ менә шунда очратырсыз да. Гел йөргән, аралашкан саен, танышлар саны да арта гына бара.
2. Ирләр матурлыкка гына түгел, хатын-кызның якты һәм җылы энергетикасына тартыла. Моның өчен, әлбәттә, үз-үзеңне ярату, үз тормышыңнан канәгать була белү дә кирәк. Күңелегезгә рәхәтлек биргән, яраткан эшләрегез белән шөгыльләнегез, ешрак елмаегыз. Шул ук вакытта матурланырга, үз-үзегезне тәрбияләргә дә онытмагыз, чәчне ясарга, кулларны карарга иренмәгез. Хатын-кызны пөхтәлек, буй-сынга килешле зәвыклы кием бизи.
3. Тагын бер мөһим әйбер, тормышымда ир-ат барлыкка килер дә бөтен проблемаларымны хәл итәр, дип көтәргә кирәкми. Ир-атларның, бигрәк тә бер тапкыр өйләнеп аерылганнарының, артык авырлыктан куркып калуы да бар. Аларны киң күңелле, шат, үз мәшәкатьләрен үзләре дә хәл итә ала торган ханымнар җәлеп итә.
4. Насыйп ярыңны очрату бер хәл, әле булган хисләрне һәм бер-береңне саклап кала белү дә мөһим. Моның өчен хатын-кыз зирәклеген дә куллану, эмоцияләрне контрольгә алу кирәк булачак.
5. Һәрвакыт үзегез булып калыгыз! Кемгәдер охшарга тырышу кирәкми, битлекләр кайчан да булса барыбер салыначак, ә сез вакытның бушка үткәнен аңларсыз. Икенче яртыгыз сезне ничек бар, шулай яратырга һәм кабул итәргә тиеш.
6. 40–45 яшьтән өлкәнрәк ирләрнең яртысы бары интим мөнәсәбәтләр өчен генә үзенә яр эзли, күбесе җитди аралашудан курка. Әмма очраша башлауга ук җитдилек таләп итеп, үзегездән күңел кайтармагыз. Ашыгырга, беренче айда ук гаилә кору турында сүз кузгатырга, шулай ук берникадәр вакыт аралашып та карамыйча, мондый ирләрне кара исемлеккә тыгып кую кирәкми. Ир кеше, икенче яртысын очратуын аңлап, үзе бу карарга килергә тиеш.
7.Сайлаганда ничек ялгышмаска? Моның өчен 40–50 яшьлек ир-атларны ирешкән нәтиҗәләре буенча бәяләргә кирәк. Аның чиста-пөхтә, үз-үзен карый белүенә, белеме синекеннән түбәнрәк булмавына, даими кереме булуга, юмартлыгына, начар гадәтләре булмавына игътибар итегез. Шулай ук гомерендә бер тапкыр булса да озак вакытка сузылган никахы һәм балалары булу да күп нәрсәне аңлата.
8. Бала кияүгә чыгу өчен киртәме? Әгәр дә сез бу сорауны бирәсез икән, баштан ук хәлне дөрес булмаган яссылыкта күрәсез, дигән сүз. Балаларны һичкайчан артык йөк дип санарга ярамый. Алар кияүгә чыгарга комачау итми. 3–4 баласы булган хатын-кызларның да яңадан кияүгә чыгып, бәхетле яшәү очраклары күп. Әгәр ир кеше синең балаңны кабул итә алмый икән, киресенчә, мондый инфантиль ирләрне иләк аша уздыру бер дә комачауламый.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу яшьтә ир кешене җәлеп итү авыр түгел, ә инде күптән ияләшкән тормыш рәвешеңне үзгәртү һәм башка кешенең яшәү рәвешен кабул итү күпкә катлаулырак.
Бәхет эзләп, аның асылын югалта күрмәгез, тормыштан канәгатьлек алып яшәү яныңда кемдер булуга гына бәйле түгел. Монда үз-үзеңә мөнәсәбәт нигез ташы булып тора. Тормышның сыйфаты да, юлыгызда очраган кешеләр дә аңа бәйле. Үзеңне танып белү (мин нинди, нәрсәне яратам, нәрсәне яратмыйм); элеккеге мавыгуларны, хоббиларны искә төшерү, яңа кызыксынулар табу; үзеңне төрле яклап үстерү; тормышны кызыклырак һәм яктырак итү – иң беренче чиратта үзең өчен. Үзегез өчен яшәгез, барлык өлкәләрне тутырырга, дөньядан рәхәтлек алып яшәргә өйрәнегез. Шул вакытта сезнең якты дөньяга башкалар да тартылачак!
Клиник психолог Гөлшат Вагыйзова:
– Ни өчен 40 яшьтән соң гаилә коруы авыр? Бу сорауга мин үземнең эш һәм тормыш тәҗрибәмә, психологик фәнни әдәбиятка һ.б. таянып җавап бирәчәкмен. Шулай да барыбер бу минем әлеге проблеманың гомуми картинасын шәхси күзаллавым булачак. Сәбәпләрен аңлар өчен, кешенең бу проблемага кадәр үткән юлын исәпкә алу мөһим һәм ничек бу хәлдә калуын сорарга кирәк. Вариантлар күп, мәсәлән, балачакта килеп чыккан психологик травма; гомумән, мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе булмау; мөнәсәбәтләрдә тискәре тәҗрибәләр; аерылышу белән тәмамланган уңышсыз никах; сөйгәнеңне югалту һ.б. Гадәттә, ачык җавапларда, ялгызлыкның сәбәбе ята. Мин үз «статистикама» таянып, берничә сәбәпне билгеләр идем:
– үз-үзеңне түбән бәяләү (теләсә нинди яшьтә дә комачаулый, әмма яшең олырак булган саен, проблема җитдирәк);
– җәмгыятьнең күзаллавына туры килмәү (стереотип буенча, гомеренең яртысын узганда хатын-кыз һичшиксез кияүдә һәм балалары булырга, уңышлы эшеннән һәм тормыштан рәхәтлек алырга тиеш) һәм үз-үзен бәяләү ягыннан бу күзаллауларга туры килмәү;
– тормышта өстенлекләрнең үзгәрүе (40 яшькә кадәр мөнәсәбәтләргә бөтенләй мохтаҗ булмаган; яшь белән бергә партнёрга карата таләпләр арту);
– мөнәсәбәтләрнең кирәксезлеге турындагы миф (ышаныч битлеге артындагы борчылулардан һәм күңел кайтулардан психологик саклану) һәм тирә-юньдәгеләрне барысы да әйбәт дип ышандыру;
– ата-анадан аерыла алмау (инфантильлек);
– партнёрларны куркытучы характер үзенчәлекләре (үз-үзеңне артык ярату, эгоизм, агрессивлык; нәрсәгәдер бәйлелек һ.б.);
– үткән мөнәсәбәтләргә бәйле булу, гафу итә, оныта алмау;
– һәлак булган сөйгәненә тугрылык;
– дөньяга, кешеләргә ышанмауга китергән балачактагы психологик травмалар.
Мондый кыенлыклар туганда, профессиональ психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: freepik.com
Комментарийлар