Айрат Хәйруллин: «Цифрлаштыру тармагына югары квалификацияле белгечләр килә»
IT һәм заманча элемтә өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләүче Казандагы Халыкара компетенцияләр үзәге – мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы быел үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Шундый и...
IT һәм заманча элемтә өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләүче Казандагы Халыкара компетенцияләр үзәге – мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы быел үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Шундый истәлекле елда КМТһЭТ (КТИТС) тан кулларына кызыл диплом алып чыгучы 61 студент өчен аеруча шатлыклы көннәр. Кичә, 3 июльдә узган тантаналы чарада аларга дипломны Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин шәхсән үзе тапшырды. Ул яшь белгечләргә киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. Кайсы гына тармакны алсак та, аның уңышлы эшләве IT-белгечләргә бәйле булуын ассызыклады һәм яшь белгечләрнең бу өлкәдә үз урыннарын табачакларына, интеллектуаль элитасын формалаштырачакларына өмет баглавын белдерде җитәкче. Әлеге белгечләр өстендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру, мәгълүмати иминлекне тәэмин итү, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру кебек күптөрле эшләрне башкару бурычы тора.
Шуны да әйтик: заманча технологияләр яшьләрне нык кызыксындыра, Татарстанда гына да елына биш меңгә якын IT-белгеч әзерләп чыгарылу шуңа бер мисал. Монда әлеге техникумның да өлеше зур булуы билгеләп үтелде, биредә студентлар 9 төрле юнәлеш буенча һөнәр үзләштерәләр. 2022 елда Казан элемтә техникум федераль инновацион мәйданчык статусын алган, бу исә федераль дәрәҗәдә методик кулланмалар эшләүгә дә җирлек биргән.
Диплом тапшыру чарасына кунак буларак чакырылган тармак җитәкчеләренең берсе, «МТС» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Шакиров та бу өлкәдә эшләүче белгечләргә ихтыяҗның зур булуын билгеләп үтте. Казан IT-үзәк булып бара, яңа ачылган Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркы үзе генә дә ни тора: ул халкыбызның үзенә күрә эш һәм ял урыны. Биредә балалар өчен IТ-паркы, Стартап-хаб, конференц-зал, күп кенә кафе, рестораннар, спорт залы, почта бүлеге һәм башка хезмәтләр бар. Чын мәгънәсендә яңа буын IT-белгечләр шытым бирә торган коворкинг мәйданчыгы инде.
Цифрлаштыру елы да үзенең матур эзен калдырган иде, төрле чаралар үткәрү белән беррәттән, IT-индустрия республика бюджетына 150 миллиард сумлык табыш китерде. Бу тармакка яңа килеп кушылган белгечләр дә һичшиксез бу эшне лаеклы дәвам иттерүчеләрдән булыр.
Альберт САБИР
Автор фотолары

Комментарийлар