Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлылар капиталь ремонт барышына ничек йогынты ясый ала?

11 декабрь Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин катнашында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау темасына багышланган матбугат конференциясе узды.

2025 елда Татарстанның 719 күп фатирлы йортына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Мисал өчен, Казанның Авиатөзелеш районында инженер системаларын, фасадын алыштыру күздә тотылган 15 йортка ремонт ясалачак.

Александр Тыгин теләсә нинди сорау һәм шик туган очракта инспекциягә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук йорт тормышында актив катнашырга дәште. Әлеге чаралар ярдәмендә татарстанлылар капиталь ремонт барышына йогынты ясый ала. 

 – Без йорт рәисләренең торак-коммуналь хуҗалык системасына кертелүен телибез. Система аларны күрү белән,  рәисләр йортлары исеменнән гаять зур вәкаләтләргә ия затка әверелә. Мәсәлән, судта чыгыш ясый, документларга кул куя ала, – дип билгеләп үтте ул.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ