9 сентябрь 2026 яңалыклары
-
«Китап поезды» – Казанда. Фоторепортаж
8 сентябрьдә «Китап укучы мәктәп» проекты кысаларында «Россиянең китап маяклары» Бөтенроссия китапханә-нәшрият фестиваль хәрәкәте вәкилләре Санкт-Петербургтан Владивостокка барышлый Казанга тукталыш ясап, китапханәчеләр һәм мөгаллимнәр белән очрашулар үткәрделәр.
-
Укучыларда китап укуга кызыксындыру юллары
8 сентябрьдә «Китап укучы мәктәп» проекты кысаларында «Россиянең китап маяклары» Бөтенроссия китапханә-нәшрият фестиваль хәрәкәте вәкилләре Санкт-Петербургтан Владивостокка барышлый Казанга тукталыш ясап, китапханәчеләр һәм мөгаллимнәр белән очрашулар үткәрделәр.
-
Тәртибең үрнәк, эшләрең уңай булсын!
Укытучыларның традицион август киңәшмәсе быел Чаллыда – «Мастеровые» рус драма театры бинасында үтте. «Белем һәм тәрбия бирү: тарихи хәтердән – технологик лидерлыкка» дип исемләнгән пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых, мәгариф идарәләре, уку йортлары җитәкчеләре, мөгаллимнәр катнашты. Киңәшмә алдыннан урамда «Яр Чаллы шәһәре төзелеше системасы – мөмкинлекләр һәм үсеш территориясе» күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Фойеда исә республика мәгариф алгарышын тасвирлаган күргәзмә эшләде.
-
Мәктәпләрдә ясалма фәһем куркынычсызлыгы
Россия мәктәпләрендә 2026/2027 уку елының икенче чирегеннән «Ясалма фәһем һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы» дигән дәрестән тыш курс башларга ниятлиләр. Бу тәкъдимне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хуплаган.




