25 декабрь 2025 яңалыклары
-
“Укытучы” фильмы Үзбәкстанда төшерелә башлады
Бүген Үзбәкстанда күренекле дин белгече, фәлсәфәче, галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» нәфис фильмын төшерелә башлады. Картина Мәрҗанинең балачагы, Бохара һәм Сәмәркандта укуы турында сөйли, анда ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый: мөстәкыйль рәвештә математика һәм тарих өйрәнә, китаплар күчереп яза, шул исәптән татар ханлыкларының географик урнашу картасын төзи.
-
Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә Фәрит Яхин белән очрашу узды
Казанның Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә шагыйрь, язучы-прозаик Фәрит Яхин белән очрашу кичәсе үтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Бәйрәм көннәрендә Казанда иминлек чаралары көчәйтелә
Кышкы каникул чорында башкаланың бәйрәм мәйданчыкларында полиция хезмәткәрләре кизү торачак, тикшерү комплекслары оештырылачак, шулай ук машиналар хәрәкәтен чикләячәкләр, дип хәбәр итә “Вечерная Казань” газетасы.
-
Татарстанда ТДИ тапшыру буенча эксперимент
Дәүләт Думасы беренче укылышта көллиятләргә укырга керүне гадиләштерелгән тәҗрибәне киңәйтүне хуплады. Ттугызынчы сыйныф укучыларына бары тик ике имтихан тапшырырга мөмкинлек бирә торган махсус тәртип 12 төбәккә таралачак һәм 2029 елга кадәр гамәлдә булачак., дип хәбәр итә «Татар-информ». Экспериментның яңа катнашучылары исәбенә Татарстан да кертелде.
-
Илсур Һадиуллин «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясендә катнаша
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, күркәм традициягә тугры калып, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясеннән читтә калмады.
-
«Нәфис» фонды 8,6 мең балага Яңа ел бүләкләре тапшыра
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстанның 8,6 мең баласын Яңа ел белән котлый. Татлы бүләкләрне республика районнары һәм шәһәрләреннән махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары алачак.




