Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә Фәрит Яхин белән очрашу узды
Казанның Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә шагыйрь, язучы-прозаик Фәрит Яхин белән очрашу кичәсе үтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Кичәдә Казанның 155 нче гимназиясе 7 нче сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Хәсәнҗанова катнашты.
Фәрит Яхин укучыларга балачагы, иҗат юлы хакында сөйләде. Әдип үз мисалында шәхес формалашуда китап роленең мөһимлеген ассызыклады.
Чара азагында Фәрит Яхин сүзләренә язылган җыр яңгырады.
Фото: Нуридә Насыйбуллина





Комментарийлар