Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясендә катнаша

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, күркәм традициягә тугры калып, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясеннән читтә калмады.

Илсур Һадиуллин кушуы буенча аның беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов ТР Дәүләт Советы бинасын бизәүче чыршыдан ике балалар язып калдырган теләк кәгазьләрен алды. Беренче теләк кәгазе иясе –  Актаныштан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 6 яшьлек Мәрьям. Аның якты хыялы – Алисә колонкасы.

Икенче теләк кәгазе иясе – Алексеевск районыннан 14 яшьлек Александр. Ул футбол һәм бокс белән шөгыльләнә. Егет яраткан спорт төре белән шөгыльләнү өчен инвентарь һәм экипировка турында хыяллана.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе 2018 елдан «Россия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керүче «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты эгидасы астында үткәрелә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ