2 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Гөлназ Галиева: « Табигать аша гармонияле шәхес тәрбияләүгә»
Казан елдан-ел үсә, яңа торак-комплекслар барлыкка килә тора. Яңа йортларда тормыш башлап җибәргән яшь гаиләләр өчен янәшәдә генә балалар бакчасы, мәктәбе дә кирәк. Быел Яраткан юлы урамында тулы көченә эшли башлаган 79 нчы экология-технология лицее да әнә шундыйлардан. Шәһәр күләмендә үткәрелгән «Әни, әнкәй, әнкәем» бәйгесенең йомгаклау өлешенә баргач, бу тирәдә бала-чага шау-шуына, коляскаларын тартып, сабыйларын җитәкләп йөрүче яшьләрнең күплегенә сөенеп кайткан идем. Ниһаять, белем йортының директоры Гөлназ Ренат кызы Галиеваның үзе белән дә әңгәмә корырга насыйп булды. Гади, сөйкемле һәм, иң мөһиме, милләт җанлы җитәкче белән лицейның бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләштек.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Гимнастика иле буйлап сәяхәт
Айнур КЫЯМОВ, Казандагы 79 нчы экология-технология лицееның югары квалификация категорияле физик культура укытучысы




