29 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Казанның 152 автобусы кондукторсыз түләү системасына күчәчәк
Быел 152 «ПАТП №2» МУП автобусында юл өчен түләүнең кондукторсыз системасы кертеләчәк. Бу хакта транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.
-
Шәехзадә Бабич турында фикер алышачаклар
2025 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә танылган шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабичның (1895–1919) тууына 130 ел тулуга багышланган «Шәехзадә Бабич – шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче» темасына түгәрәк өстәл утырышы уздырыла, дип хәбәр итә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты матбугат хезмәте.
-
БДИга гариза тапшыру вакыты тәмамлана
2025 елда БДИга гаризалар тапшырырга санаулы көннәр калып бара. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1 февраль – документлар тапшыру өчен соңгы көн.
-
Бушлай сишәмбе! Музейларга бушлай керү көне
Айның беренче сишәмбесе – 4 февраль көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.