Мәгариф автор яңалыклары
-
Татарстан педагоглары Ләйлә Гарифҗанова һәм Эльвира Солтанова «Туган тел һәм әдәбият укытучысы–2024» Бөтенроссия конкурсында топ-15 иң яхшылар исемлегенә керделәр
Казанда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы — 2024» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының беренче туры тәмамланды.
-
Казан Мэриясенең «Әминә» проекты презентациясе узды
19 сентябрь Казанның «Елмай» балалар паркында «Әминә» проектының презентациясе узды. Биредә тамашачыларга татар телендә җырлы анимацияле видеороликлар тәкъдим ителде.
-
Узган атнада Казанда 337 бала дөньяга аваз салган
Узган атнада, 9–15 сентябрь көннәрендә, Казанда 337 бала дөньяга килгән: 176 малай һәм 161 кыз.
-
Россия Мәгариф министрлыгының Интернетта баланың иминлеге һәм куркыныч сатып алулардан яклау буенча тәкъдимнәре
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Интернет киңлектә балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм аларны шикле сатып алулардан кисәтергә ярдәм итә алырлык гамәли тәкъдимнәр эшләде.
-
Астрономия укытырга кирәкме?
Әлеге сорау һаман да актуаль: астрономия фәнен укытырга кирәкме?
-
Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды
16–20 сентябрь Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза. Программа шул исәптән мәктәп укучылары, аларның ата-аналары һәм педагоглары өчен видеолекцияләр һәм видеодәресләрне үз эченә ала.
-
Казанда XIII Якупов укулары узды
Бүген, 19 сентябрь, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XIII Якупов укулары” узды. Оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе.
-
Дисбактериоз – авыру түгел
Эчәклек микрофлорасының нормаль булуы баланың сау-сәламәт үсүенә зур йогынты ясый, ди галимнәр.
-
Мастер-класс: «Этикет. Ничек итеп беренче күрешүдә идеаль тәэссорат калдырырга?»
20 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә Татар китабы йортына (Казан, Островский урамы, 15 йорт) этикет белгече Айсылу Гарипова белән «Этикет. Ничек итеп беренче күрешүдә идеаль тәэссорат калдырырга?» дигән темага мастер-класска чакырып калабыз!
-
Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова вафат
Кичә, 18 сентябрь, Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова вафат булган.
-
Уку елы башыннан Татарстанның 72 мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды
Республикада «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге белем бирү үзәкләрен төзү буенча «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр итәләр.
-
Казан Мэриясе «Әминә» проектының презентациясенә чакыра
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» номинациясендә җиңү яулаган «Әминә» проекты нәни тамашачыларын җыя.
-
«Апуш»лар – Дәрвиштә!
15 сентябрь көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Апуш» татар балалар театр студиясенең чираттагы кастингы узды.
-
Венера һәм китап
Бүгенге көндә һәркем шәхси брендын булдырырга омтыла. Ә менә «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Россиянең һәм Татарстанның мәдәният хезмәткәре Венера Якупованың фамилиясе күптәннән бренд урынында йөри. «Якупова!» дип дәшә аңа ел саен Журналистлар көненә багышланган тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аннан соң гына «Венера» дип өстәп куя.
-
XXIV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең бүләкләү фонды 20 000 сум тәшкил итә
Быел беренче тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесенең ике яшь категориясе Гран-при ияләренә 10 000 сум күләмендә премия тапшырылачак дип хәбәр итә оештыручылар.