Мәгариф автор яңалыклары
-
«Ялкын»ның ноябрь саны презентациясе: «ЯЛКЫН». ЯҢАРЫШ. IT
«Ялкын» яңа гасырына аяк баса: яңа җитәкче, яңа команда һәм яңа сан да яңарышка багышланган дип хәбәр итә журнал редакциясе.
-
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате.
-
Тинчурин театры «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивалендә җиңүгә дәгъва кыла
Тинчурин театры – премиянең лонг-листына кергән Россиянең бердәнбер милли театры.
-
«Безнең буын 2024» Халыкара балалар автор җыры телевизион конкурсының финалы Казанда үтәчәк
«Безнең буын 2024» Халыкара балалар автор җыры телевизион конкурсының финал тантанасы 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Казанда узачак. Анда дөньяның 15 иленнән 9–16 яшьлек финалистлар катнашачак. Россияне финал тантанасында Казаннан «Ежевика» фолк-проекты тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
-
Хезмәт юлы мәктәптән башлана
Җитмешенче елларда үзем укыган Әсән (Башкортстан, Дүртөйле районы) урта мәктәбенә әйләнеп карыйм да тагын бер мөһим традиция-күренешне искә төшерәм: «профориентация» эше яхшы куелган иде анда. Әйе, бервакыт мәктәп линейкаларында шундый сүз ишетелә башлады. Укучыларга авыр аңлашылса да, укытучы халкы аны бик тиз каләм очына алды, ниндидер планнар төзеп, эшкә дә кереште. Бераздан барысы да аңлашылды, мәктәп җыеннарында, класс сәгатьләрендә кат-кат телгә алынып, бу сүзнең мәгънәсе күпмедер ачыкланды: мәктәп укучы балаларны мәктәп елларыннан ук тормышка, хезмәткә, киләчәк профессиягә әзерли башларга тиеш икән...
-
Китмәче, мөгаллим!
Әдәбиятны башлангыч сыйныф укытучысы өйрәтә, географиядән тарих белгече белем бирә, технология дәресен физрук алып бара. Сәбәбе дә билгеле: укытучылар җитми. Мөгаллимнәр ни өчен мәктәптән «кача»? Аларны тотып калу юллары бармы?
-
Виртуаль челтәр кармагында
Цифрлы технологияләр заманында туган гугл буыны (аларга шундый атама да бар) ике-өч яшьтә үк үзләренең әби-бабайларына караганда телефонны яхшырак белүен күрсәтә. Бик күп плюслары (аралашу чикләренең киңәюе, диваннан тормый гына дөньяның теләсә кайсы китапханәсенә, музеена «керү», онлайн-курслар һ.б.) белән беррәттән, заманча мөмкинлекләрнең бик зур тискәре яклары да бар шул.
-
Шәһәр халкы экологик яшәү рәвеше темасына сораштыруга кушыла ала
Сораштыру үтү вакыты – өч минуттан артык түгел.
-
Казанның Киров районындагы кайбер йортларында бер тәүлеккә суны сүндерәчәкләр
Бу суүткәргечтә ремонт эшләре белән бәйле.
-
Яңа кушылган төбәкләргә эшкә киткән укытучыларга түләүләр 2 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин
Авыл җирлегенә һәм Донецк һәм Луганск халык республикаларына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә эшкә китүче педагогларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен 2 миллион сумга кадәр арттыру планлаштырыла дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Данис Зарипов балалар белән очрашуда: «Хоккей – минем тормышым»
«Волга» яшьләр үзәгендә Россия хоккейчысы, өч тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган Данис Зарипов Россиянең 21 төбәгеннән «Асыл» татар лидер балалар мәктәбе катнашучылары белән очрашты дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
-
Тинчурин театры «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивалендә җиңүгә дәгъва кыла
Тинчурин театры – премиянең лонг-листына кергән Россиянең бердәнбер милли театры.
-
Татарстан КВНына 30 яшь!
7 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә УНИКСта «Татарстанның КВН чемпионнары кубогы» юбилей уены узачак. Бәйрәм тамашасы Республика КВН хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
-
«Үзенчәлекле бала гаиләсе» Бөтенроссия конференциясенә гаризалар кабул ителә
12 декабрьдә дистанцион форматта «Үзенчәлекле бала гаиләсе» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аның нәтиҗәләре буенча материалларның электрон җыентыгын бастыру планлаштырыла дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Милли китапханәдә «Текст» фестивале узачак
ТР Милли китапханәсендә 8 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр «Текст» төбәкара фестивале узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларны язучылар белән очрашулар, китап ярминкәсе, экскурсияләр, интерактив уку, воркшоп һәм башкалар көтә дип хәбәр итә Казан мэриясе.