Владимир Путин гуманитарий-абитуриентлар өчен тарихтан мәҗбүри БДИ кертүне хуплады
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин югары уку йортларына гуманитар һәм социаль-икътисади юнәлешләргә керүче абитуриентлар өчен тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) мәҗбүри итү инициативасын хуплавын белдерде.
Әлеге идея буенча фикер алышу Президентның тарих буенча яңа дәреслек авторлары һәм мөхәррирләре белән очрашуында яңгырады. Бу хакта «Татар информ» хәбәр итә.
Владимир Путин тәкъдимне уңай бәяләде. Ул шулай ук имтихан тапшыру тәҗрибәсе белән уртаклашты: «Мин тарихны университетка кергәндә тапшырдым», – диде ул.
Фото: kremlin.ru
Комментарийлар