Казанда туган (рус булмаган) телдә белем бирүче мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак
20–23 май көннәрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телдә белем бирүче мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак.
Рус теле буенча олимпиадада Россия Федерациясе субъектларыннан һәм БДБ илләреннән 200 дән артык укучы катнашачак.
Олимпиада биремнәрен катнашучылар ике турда башкарачак: телдән һәм язмача.
Практик (язма) турда балалар рус теленең морфология, орфография, синтаксис, шулай ук пунктуация һәм грамматика кебек бүлекләрен белүләрен күрсәтә алачак.
Моннан тыш, катнашучыларны мавыктыргыч мәдәни программа да көтә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар