Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәтешнең «Акчарлак» балалар лагере яңара

Тәтеш муниципаль районының «Акчарлак» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеренда яңа корпуслар төзелә.

«Акчарлак» лагереның гомуми мәйданы – 1 926 кв.м. Балаларны савыктыру лагерьларын төзү буенча республика программасы кысаларында агымдагы елда биредә йокы корпусы, медицина блогы, котельная һәм контроль-үткәрү пункты төзелә.

Хәзер йокы корпусы төзелеше актив бара. Аерым алганда, объектта түбә ябу төгәлләнә, эчке инженерлык һәм җылылык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре башкарыла. Оператив үтәлеш 30 процентка җитте, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат үзәге.

Шулай ук балалар лагере өчен кирәкле җиһазлар сатып алыначак, тирә-юнь төзекләндереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ