Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре милли проектлар буенча 3,2 млрд сум җәлеп иткән
Татарстан университетлары һәм фәнни учреждениеләре 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа милли проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча җәлеп иткән. Бу хакта Россия венчур форумының пленар утырышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Сүз «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Азык-төлек зарарсызлыгы», «Яңа материаллар һәм химия», «Сәламәтлек саклауның яңа технологияләре» һәм «Күп иярченле орбиталь төркемне үстерү» милли проектлары турында бара.
Миңнеханов сүзләренчә, югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре алга таба коммерцияләштерү өчен фәнни-технологик нигез булдыра, шулай ук фәнни, инженерлык һәм эшмәкәрлек компетенцияләрен формалаштыра.
«Фәнни-мәгариф оешмаларының технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга актив кушылуы сөендерә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар