Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

Татарстанда 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый. Ул 16:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Кайнар линия телефон номеры: 8(843)294-95-29.

Моннан тыш, 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак. Аңа 8(843)264-76-73 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Гражданнарны кабул итү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында (Кремль ур., 9 йорт) узачак. Биредә республика югары уку йортлары вәкилләре катнашачак.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ