Татарстанда яшь геологларның XI республика кыр олимпиадасы узачак
10-16 июль көннәрендә Татарстанда Яшь геологларның XI республика ачык кыр олимпиадасы узачак. Ярышларны Әлмәттәге «Кояшлы» лагере кабул итәчәк.
Быел олимпиадада Татарстаннан 35 команда, шулай ук Белоруссия, Башкортостан һәм Красноярск краеннан өч команда катнашачак. Ярышларга барлыгы 296 укучы һәм 72 җитәкче киләчәк.
Ярышлар кысаларында катнашучылар Геологиянең төп юнәлешләре буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. Олимпиада программасына 11 конкурс дисциплинасы кертелгән:
– «Геологик маршрут»;
– «Геологик кисем»;
– «Палеонтология»;
– «Минералогия һәм петрография»;
– «Гидрология»;
– «Радиометрия»;
– «Куркынычсызлык техникасы нигезләре»;
– «Нефть геологиясе»;
– «Геологик һәйкәлнең тасвирламасы» һ.б.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы саайты
Комментарийлар