Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән!
19 май – Татарстан Республикасы Матбугаты көне. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат өлкәсе вәкилләрен бәйрәм белән котлады.
«Республиканың барлык медиаҗәмәгатьчелек вәкилләрен һөнәри бәйрәме – Татарстан Матбугаты көне белән котлыйм!
120 ел дәвамында («Нур» беренче татар газетасы дөнья күрүеннән башлап) газета-журналлар, телевидение һәм радиотапшырулар, күпсанлы интернет-басмалар безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз атрибутына әйләнде.
Нәкъ менә сез җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, Татарстанның уңай имиджын федераль һәм халыкара дәрәҗәдә мөһим вакыйгаларны яктыртуны тәэмин итәсез, хакимият һәм җәмгыять арасындагы диалогны ныгытасыз.
Сезгә хезмәттәшлек, сайлаган юлыгызга тугрылыгыгыз, иң мөһимен ишетә һәм күрә белүегез, ярдәм итәргә омтылуыгыз өчен ихластан рәхмәтемне җиткерәм.
Татарстаныбыз үсешенә керткән хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән!»
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар