Рус теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәреслекләр кертү планлаштырыла
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов рус теле һәм Россия Федерациясе халыклары телләрен үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советта катнашты.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, бүген ведомство эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында – бердәм дәүләт дәреслекләре булдыру, мәктәп китапханәләрен модернизацияләү, сүзлекләр эшләү.
«Бездә барлык фәннәр, шул исәптән рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм федераль программалар расланды. Хәзер дәүләт дәреслекләрен төзү эше дәвам итә. Беренче чиратта 10–11 нче сыйныфлар өчен дәреслекләр әзерләнәчәк. 2027 елның 1 сентябреннән алар мәктәп программасына кертелер дип планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте Сергей Кравцов.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар