Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россиянең ел тәрбиячесе» бәйгесе Татарстанда узачак

«Россиянең ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы Татарстанда үтәчәк.

Бәйгенең зона этабы 2026 елның 2 февраленнән 27 февраленә кадәр узачак. Катнашучылар ата-аналар белән мәгърифәтчелек чарасы, балалар белән педагогик дәрес үткәрәчәк.
Йомгаклау этабы 2026 елның 16–20 мартында узачак. Финалга чыгучыларны өстәмә сынаулар көтә: мастер-класс, брифинг һәм мәдәни-агарту чаралары.

Конкурста Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре катнаша ала. Республика этабына муниципаль этапта җиңүчеләр уза.

Зона этабы нәтиҗәләре буенча финалга 30 тәрбияче чыгачак:

20 катнашучы – «Ел тәрбиячесе» номинациясендә;
10 катнашучы – «Тәрбияләү һәм укытуның туган теле булган төркем тәрбиячесе» номинациясендә.
Конкурска бәя бирү өчен ике состав жюри оештырылачак. Анда педагоглар, мәгариф системасы экспертлары һәм узган еллар җиңүчеләре керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ