Рәмис Мөҗипов ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләде
Татарстан Хөкүмәте Рәмис Мөҗиповны республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләде. Тиешле боерыкка республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Рәмис Мөҗипов бу постта Андрей Поминовны алыштырды.
Министрның яңа беренче урынбасары элегрәк мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын җитәкләгән иде. Рәмис Мөҗипов профессиональ юрист һәм министрлык структурасында 2017 елдан бирле эшли.





Комментарийлар