Мәктәп укучыларына совет чоры Яңа ел фильмнарын күрсәтергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко мәктәп укучыларына яңа ел тематикасындагы совет фильмнарын күрсәтергә тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
Депутат фикеренчә, укучыларга «Морозко», «Снежная королева», «Двенадцать месяцев», «Зимняя сказка» һәм башка шундый кинофильмнарын күрсәтеп була. Әлеге фильмнар яңа ел кәефен тудырырга ярдәп итә, дип саный ул.
Депутат билгеләп үткәнчә, совет чоры фильмнары сюжеты яхшылык белән сугарылган.
– Шулай ук ата-аналар балаларына нәкъ менә совет һәм Россия әкиятләрен тәкъдим итә ала, – дип ассызыклап үтте парламентарий.
Фото: «Двенадцать месяцев» фильмыннан (1972) скриншот





Комментарийлар