Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары милли мираска караган IT-продуктлар җитештерәчәк

12-14 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә төрле төбәкләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар җыелачак. Алар өч көн дәвамында технология һәм милли мираска караган IT-продуктлар эшлиячәк.

Әлеге Tatar.Бу хакатоны ТР Фәннәр Академиясе һәм «Сәләт» яшьләр оешмасы тарафыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән Kazan Digital Legends 2025 хакатоннар сериясе кысаларында уздырыла, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән. Бүләкләү фонды 600 000 сум тәшкил итә. Жиңүчеләр Kazan Digital Week форумында (Стартаплар аллеясы кысаларында) үз проектларын тәкъдим итә һәм шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.

Проектта 7-11 сыйныф укучылары, көллият һәм университет студентлары катнаша ала.

Гаризалар 3 сентябрьгә кадәр кабул ителә. 4-6 сентябрь көннәрендә катнашучылар сайлау аша билгеләнәчәк. 12-14 сентябрьдә хакатон узачак. 17-19 сентябрьдә җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында катнашачак.

Бәйге финалы КФУның Филология һәм мәдәнияра багланышлар институтында үтәчәк.

Конкурс материаллары рус һәм татар телләрендә кабул ителәчәк. Катнашу бушлай.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ