КФУ чыгарылыш юристларының керемнәре буенча җиденче урында
Казан (Идел буе) федераль университеты илнең әйдәп баручы юридик югары уку йортларының берсе булуын кабат раслады. 2025 елның 3 июлендә бастырылган SuperJob рейтингы нәтиҗәләре буенча, КФУ чыгарылыш юристлары иң югары хезмәт хакы алучы Россия университетлары исемлегендә җиденче урында.
Хокук өлкәсендә эшләүче КФУны тәмамлаган белгечләрнең уртача айлык кереме соңгы елда 130 мең сумга җиткән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 10 меңгә күбрәк. Шул ук вакытта, Казанда юридик белем алган яшь белгечләрнең күпчелеге читкә китми: 69% ы шәһәрдә эшләргә кала.
Рейтингның беренче урынында – Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты. Биредә яшь юристлар аена уртача 220 мең сум ала. Икенче урында Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (190 мең сум) , Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Югары икътисад мәктәбе (160 мең сум) – өченче урында.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар