Казанда «Гаилә атнасы»
Татарстанда 1 июльдән 8 июльгә кадәр «Гаилә атнасы» уза.
«Гаилә атнасы» дәвамында республика халкы төрле чараларда катнаша ала: ачык мәйданчыкларда концертлар, мастер-класслар, күргәзмәләр, викториналар, балалар рәсемнәре конкурслары, кино күрсәтүләр, театр куелышлары, спорт ярышлары, әдәби кичәләр һәм иҗат остаханәләрендә.
5 июльдә «Елмай» балалар мәдәният һәм ял паркында узган Гаилә бәйрәме төп вакыйгаларның берсе булып тора. Биредә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән 12 пар бүләкләнде.
Бәйрәм кульминациясе 8 июльгә туры киләчәк. Бу көнне никахлашу күркәм традициягә әверелде. Сишәмбе, 8 июльдә, «Казан» Гаилә үзәгендә һәм Казанның ЗАГС Идарәсенең башка бүлекләрендә никахларын теркәү өчен символик көн сайлаган 64 пар өчен Мендельсон маршы яңгыраячак.
Комментарийлар