Иннополис Университетында республика робототехника олимпиадасы узды
Иннополис Университетында республика робототехника олимпиадасы узды, анда Россия этабында катнашу өчен Татарстан җыелма командасы составы билгеләнде. Оештыручылар булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Иннополис Университеты чыгыш ясады.
Россия ИТ-вузы базасындагы ярышта Татарстан, Марий Эл, Түбән Новгород өлкәсе, Чуваш Республикасы һәм Мәскәүдән 137 укучы катнашты.
Катнашучылар өч категориядә көч сынашты:
– төп категория (WRO): кече, урта, өлкән яшь төркемнәре;
– иҗади категория: башлангыч, кече, урта, өлкән яшь төркемнәре;
– база категориясе: башлангыч, кече, урта, өлкән яшь төркемнәре.
Быел ярышлар ике тема белән берләштерелде: «Киләчәк роботлары» һәм «Төньяк диңгез юлы».
Россия робототехника олимпиадасының йомгаклау этабы 24–26 июнь көннәрендә Мурманскида узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар