Илсур Һадиуллин татар теленнән БДИ тапшырган укучылар белән очрашты
1 июль көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында «Туган (татар) тел» һәм «Туган (татар) телдәге әдәбият» фәннәреннән бердәм республика имтиханын тапшырган укучылар һәм аларның укытучылары белән очрашу үтте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.
Быел (2024/2025 уку елында) татар теле һәм әдәбиятыннан БДИны 32 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Татар теленнән имтиханын тапшыручылар саны – 31 булса, татар әдәбиятыннан – 1 укучы. Укучылар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Актаныш, Әтнә, Бөгелмә, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Чистай районнарыннан.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар