Илсур Һадиуллин югары уку йортлары укытучыларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлады
19 ноябрь, Михаил Ломоносов туган көнендә, Югары мәктәп укытучысы көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин югары уку йортлары укытучыларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
Министр билгеләп үткәнчә, педагогларның профессиональлеге һәм уку процессына җәлеп ителүе нәтиҗәсендә яңа буынның кыйммәтләре һәм дөньяга карашы формалаша.
– Укытучының хезмәте, Платон заманнарыннан ук, элитар эш булып санала һәм аны ул һөнәр һәркемгә дә бирелмәгән. Укытучы – югары белем бирү формасын гына түгел, ә педагог, остаз, социумның, аеруча яшь буынның дөньяга карашы һәм аның үсешенең дөрес юнәлешләрен формалаштыручысы да, – дип ассызыклап үтте ул.
Илсур Һадиуллин педагогларга фәнни һәм белем бирү эшчәнлегендә уңышлар, һөнәри казанышлар, иминлек һәм рәхмәтле студентлар теләде.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар