Идел буе университеты ТР авыл мәктәпләре өчен беренче белгечләр әзерләде
Татарстан студентлары интеграцияләнгән программа буенча Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында югары белем ала алачак. Быел 12 абитуриент кабул итү планлаштырыла. Бу хакта мәгариф оешмасы ректоры Рафис Борһанов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
– Интеграцияләнгән программага абитуриентлар муниципалитетлар заявкалары буенча кабул ителә. Быел без биш юнәлеш буенча беренче алты белгечне әзерләдек: тренер (билгеле бер спорт төрендә), физик культура укытучысы, Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, өстәмә белем бирү укытучысы, АФК (адаптив физик культура) инструкторы», – диде ул.
Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, авыл мәктәпләре өчен кадрлар әзерләүнең интеграцияләнгән программасы университет тарафыннан 2021 елда тәкъдим ителгән һәм республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган.
Интеграцияләнгән программа «Спорт» юнәлеше буенча бакалавриат дәрәҗәсендә югары белем алырга һәм өстәмә белгечлекләр үзләштерергә мөмкинлек бирә. Аның буенча уку түләүсез, чөнки ул республика бюджетыннан финанслана.
Унберенче сыйныфларны, көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар программада БДИ нәтиҗәләре буенча, шулай ук югары уку йортының эчке сынаулары нигезендә катнаша алалар.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар