Яшь педагогларга түләү кертелә
«Безнең яңа укытучыбыз» республика мәктәпләре педагогларына юнәлтелгән түләүне гамәлгә куячаклар. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карары коррупциягә каршы экспертиза уза.
Түләү Татарстанда урнашкан муниципаль һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен каралган.
Әлеге түләү конкурс нигезендә билгеләнәчәк. Аңа профильле юнәлешләр буенча югары яки урта һөнәри белемле укытучылар, шулай ук өстәмә һөнәри әзерлекле педагоглар (шарт – укытыла торган предметка туры килсә) дәгъва итә алачак.
Кандидатларга төп таләпләр:
– Россия гражданы булу;
– Татарстанда яшәү;
– 35 яшьтән яшьрәк булу;
– педагогик эш стажы биш елдан артмавы;
– төп укытучы вазифасын башкару.
Катнашуның мәҗбүри шарты булып индивидуаль проект уку һәм дәрестән тыш эшчәнлектә яңа педагогик методлар яисә технологияләр кертүгә юнәлдерелгән эшләнмә булу тора.
Финанслау республика бюджеты турындагы законда каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә гамәлгә ашырыла. Ел саен түләүне 500 гә кадәр педагог алачак. Гомуми күләме 90 мең сум тәшкил итәчәк. Акча тугыз ай дәвамында – 2026 елның 1 сентябреннән алып 2027 елның 31 маена кадәр ай саен 10 мең сум күләмендә күчереләчәк.
Фото: Альберт Сабир





Комментарийлар