Гавәми урыннар ишегалдында бушлай чаралар сериясе көтелә
4-6 июль көннәрендә Гавәми урыннар ишегалдында бушлай чаралар сериясе узачак. Казанлыларны кино кичәсенә, музыкаль концертка, мастер-классларга һәм спектакльләргә чакыралар.
Бүген, 4 июльдә, «Музыкаль җәйге кичә» программасы кысаларында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр төркеме чыгышы көтелә. Башлана – 19:00.
20:30 сәгатьтә Гавәми урыннар ишегалдында «10 жизней» мультфильмын күрсәтәчәкләр.
Иртәгә, 5 июльдә, казанлыларны «Татар биюе ритмында» бию мастер-классында көтеп калалар. Ул Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда 15:00, 16:00 һәм 17:00 сәгатьтә узачак.
Якшәмбе, 6 июльдә, Казан халкын һәм кунакларын «Клоун Ку. Гаҗәеп тамаша» куелышына чакыралар. Биредә актер, клоун Руслан Риманас катнаша. Спектакльне тамашачылар ишегалдында 15:00 һәм 17:00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар