«Гәүһәр» балалары зур сәхнәдә
Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. 12 февраль көнне бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре берләшәчәк. Анда 500 гә якын бала чыгыш ясаячак.
Дүрт ай дәвамында, 2024 елның октябрь-гыйнвар аралыгында, Казан мәктәпләренең 1000 нән артык укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250 гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде. Барлык дәресләр дә татар телендә узды. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: проектта катнашкан балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр. Алар белән танылган сәхнә артистлары, җырчылар, актерлар, биючеләр, музыкантлар, дикторлар шөгыльләнде, дип хәбәр итә проект авторлары.
Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект быел да Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Анда Казанның 46 мәктәбе, 20 балалар бакчасы, барлыгы 1200 дән артык бала һәм 56 остаз катнашты.
Фестивальгә сайлап алу туры 21 гыйнварда Казан башкарма комитеты бинасында узды. Жюри әгъзалары – Татарстанның халык артисты, балетмейстер Таһир Латифуллин, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисткасы Татьяна Мифтахова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Артем Пискунов, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты, «Алтын битлек» театр премиясе иясе Булат Гатауллин һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, барлык номерларны карап, аларга бәя бирде.
12 февральдә узачак чарада Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашуы көтелә.
«Гәүһәр» фестивалендә дәресләрнең нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 20 дәрес эчендә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Белешмә.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан бирле үткәрелеп килә. Беренче сезоннарда балаларга сөйләм теле һәм бию дәресләре генә керә иде. 2023 елдан ике юнәлеш өстәлде: җыр һәм халык музыка уен коралларында уйнау.
Комментарийлар