«Елмай» балалар паркында «Шәҗәрә бәйрәме» узачак
Иртәгә, 5 июльдә, «Елмай» балалар паркында «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестивале узачак. Кунаклар өчен концерт программасы, шәҗәрә күргәзмәсе, мастер-класслар һәм спорт эстафеталары әзерләнгән.
Фестиваль кунаклары тарих һәм традицияләр темасына лекция тыңлап, бу өлкәдәге экспертлардан консультация ала алачак. Шулай ук казанлылар шәҗәрәләр күргәзмәсе белән таныша алачак.
Парк территориясендә хәләл-маркет эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Гаилә бәйрәмендә теләге булган һәркем катнаша ала. Фестиваль 11:00 дә башлана.
Комментарийлар