Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бию көрәше» старт ала. Иң оста биючегә бүләк – 300 мең сум

Иң оста биючегә бүләк – 300 мең сум.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 еллыгы уңаеннан Казанда профессиональ булмаган биючеләр арасында «Бию көрәше» узачак.

Бәйгедә ике ысул белән катнашырга мөмкин: беренчесе – пәнҗешәмбе 18.00 Кабан күле яр буенда узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чарасына килеп, «Иң яхшы биюче» исеменә лаек булу яисә икенче ысул – гариза юллау.  31 июльгә кадәр махсус анкета тутырып, konkurskazan@mail.ru электрон адресына татарча биегән видеоңны җибәрергә кирәк.

Бәйгегә, профессиональ биючеләрдән кала, 18 яше тулган һәркем гариза юллый ала.

Әлеге гаризалардан чыгып, жюри әгъзалары финалистлар исемлеге төзи, аларга «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чараларында җиңү яулаган катнашучылар килеп кушыла.

Финал 28 августта узачак. Берничә турдан торган бәйгедә җиңүчеләрне жюри әгъзалары билгеләячәк, шарт буенча бер турда халык тавышы да исәпкә алыначак. Иң оста биючегә бүләк – 300 мең сум.

«Бию көрәше» Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. 

Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ