Байтирәк: Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары һәм традицияләре
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәти проекты чаралары старт ала. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
«Байтирәк»нең беренче чарасы 2 июльдә 18.00 Горький паркында узачак. Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлар солдатка озату йолаларына багышланган интерактив программалар тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм кунаклары өчен бай программа көтә: саклагычлар, янчыклар ясау, билбаулар үрү һәм йола кулъяулыклары, сөлгеләр чигү буенча уникаль һөнәрчелек техникасын үзләштерергә мөмкинлек бирүче остаханәләр. Биредә XX гасырда Идел буе халыкларының солдатка озату йолаларына багышланган «Ватанга хезмәт итү – намуска тугры калу» фотокүргәзмәсе эшләячәк. «Предметларда һәм артефактларда Идел буе халыкларының рекрут йоласы» күргәзмәсе кунакларны сирәк тарихи экспонатлар белән таныштырачак, хәрби хезмәт белән бәйле традицияләр һәм йолалар турында сөйләячәк.
Кичке чарада «Сугыш еллары җырлары» мәйданчыгы аерым урын алачак, анда танылган җырларны тыңлап кына калмыйча, кушылып та җырларга мөмкин булачак.
Комментарийлар