«Авыл укытучысы – 2025» бәйгесе старт алды
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесен игълан итә.
I этапта иҗади эш (эссе) язып җибәрергә.
(5 майдан 20 июньгә кадәр)
II этапта Беренче этап җиңүчеләре дәрес яки шөгыль видеоролигын этабын жюрига тәкъдим итәләр.
(1 июльдән 30 августка кадәр)
III этапта 10 җиңүче – 8 укытучы һәм ике тәрбияче катнаша. Алар ачык дәрес яки шөгыль күрсәтәләр.
(26 сентябрь)
Конкурска түбәндәге темалар буенча, дәрес, дәрестән тыш эшчәнлек, шөгыль, мастер-класс (балалар бакчалары өчен) җибәрергә кирәк:
«Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы»;
«Язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел»;
«Галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел»:
«Композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел».
Конкурста I, II һәм III дәрәҗәдә дипломнарга ия булучыларга акчалата премия бирелә һәм кызыксындыру бүләкләре каралган.
Татар һәм рус төркемендә эшләүчеләр өчен «Иң яхшы тәрбияче – 2025» махсус номинациясендә бүләкләр каралган.
Бәйгегә эшләр «Конкурс «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2025» тамгасы белән magarif.aul@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Нәтиҗәләр magarif-uku.ru. сайтында урнаштырылачак.
Альберт САБИР фотосы
Комментарийлар