«Алтын мөнбәр» араларны якынайта
«Алтын мөнбәр» XXI Казан Халыкара кинофестивале Татарстан башкаласында 2025 быел 5-9 сентябрендә узачак. 1 июньдә конкурста катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнде. Бу масштаблы кинофорумда Американың, Европаның, Азиянең, Австралиянең 67 иленнән кинематографистлар катнашырга теләк белдерде. Игълан ителгән 845 эш арасында – документаль кино, тулы һәм кыска метражлы нәфис фильмнар.
Казан кинофестиваленең «мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» дигән девизы хәзерге дөньяда тагын да актуальләште, чөнки бу фестиваль үзенчәлекле трибунага әверелде, аның белән күп илләрнең кинематографистлары гомумкешелек гуманистик идеалларына һәм кыйммәтләренә тугры булулары турында сөйлиләр.
Фестивальнең сайлап алу комиссиясе конкурс фильмнарының шорт-листын 16 июньдә тәкъдим итәчәк. «Алтын мөнбәр» жюри составы да билгеләнде, анда Россия, Оман, Кытай, Мисыр, Нигерия, Үзбәкстан һәм Франция вәкилләре кергән иде. Жюри рәисе Ресул Пукатти булачак – «Миллионер из трущоб» фильмы өчен «Оскар» премиясен алган Һинд режиссеры, тавыш режиссеры һәм саунддизайнер. Аның «Otta» фильмы (берсе) дөньяның эре кинофестивальләрендә күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелде, шулай ук Һинд матбугатында 2023 елның биш күренекле фильмының берсе буларак аерып күрсәтелде.
«Алтын мөнбәр» Казан фестивале кысаларында Гыйрак киносы, Африка киносы көннәре, Кыргызстан киносы көннәре, шулай ук Вадим Абдрәшитов фильмнарын ретроспектив күрсәтү узачак. Тамашачыларны шулай ук Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Кино һәм хәтер» фильмнары циклы көтә.
Кинофестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары беренче мәртәбә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узачак. Турыдан-туры трансляциядә аларны, шулай ук ачылыш фильмы һәм уен киносы конкурсында җиңгән картинаны теләгән һәркем Камал театры бинасы янындагы мәйданчыкта ачык һавада күрә алачак, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы-Россия Мөфтиләр шурасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты.
Комментарийлар