Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта татар теле буенча төбәкара профильле смена тәмамланды

5 июньнән Актаныш районының «Бүләк» балаларны савыктыру лагере базасында татар теленнән сөйләм практикасы белән төбәкара профильле смена узды. Анда Россиянең 18 субъектыннан 140 бала катнашкан.

Лагерьның беренче сменасы 19 июньдә үз эшен тәмамлады.

Балаларын туган тел һәм мәдәният мохите белән якыннан таныштыру өчен, укытучылар татар теле, татар халкы тарихы дәресләре, спорт турнирлары үткәрделәр. Шулай ук балаларны кул эшләре, рәсем ясарга, вокалга, хореографиягә өйрәттеләр. 

«Бүләк» тел сменасы катнашучылары өчен республика галимнәре, югары уку йортлары укытучылары, язучылар, талантлы яшьләр белән очрашулар, экскурсияләр, татар телендә спектакльләр карау планлаштырылган.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ