Әгерҗенең 7 нче «Нәни» балалар бакчасы өченче урынны алды
Әгерҗе районының 7 нче «Нәни» балалар бакчасы тәрбиячеләре «Наше время — Безнең заман» фестивалендә 3 нче урынга лаек булды.
13 ноябрьдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII еллык телевизион фестиваль — «Наше время — Безнең заман»ның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Бәйгедә Әгерҗе районы 7 нче «Нәни» балалар бакчасы тәрбиячеләре югары иҗади осталык һәм һөнәри күнекмәләрен күрсәтеп, өченче урын яуладылар.
Мондый конкурсларда катнашу һәм җиңүләр яулау тәрбияче һөнәренең абруен күтәрә, җәмәгатьчелек игътибарын гармонияле шәхес тәрбияләүдә мәктәпкәчә белем бирүнең әһәмиятенә юнәлтә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максат-бурычларына туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар