«Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк финалы узды
Казанда танк училищесы полигонында «Аҗаган 2.0» республика этабының финал ярышлары узды. Анда Татарстанның 14 районыннан 20 команда катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашында патриотик фестиваль узды.
Фестивальдә кыр кухнясы, интерактив зоналар, махсус хәрби операцияләр музее һәм күргәзмәләр эшләде. Теләге булганнар остаханәләрдә, «Хәтер бакчасы» акциясендә һәм ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар. Республика этабында җиңүче округ этабында катнашачак.
Комментарийлар