19 май – Пионерия көне
19 май – СССРда истәлекле дата – Пионерия көне.
Татарстанда Пионерия традицияләре 150 меңнән артык катнашучыны берләштергән «Беренчеләр хәрәкәте» кебек заманча балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә яшәвен дәвам итә.
Башлангыч сыйныф укучыларының «Россия бөркетләре» («Орлята России») социаль активлыгы программасы «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренче баскычы булып тора. Ул республиканың 1300 мәктәбендәге 170 меңнән артык балага Ватанны саклауга кызыксынуны үстерергә, гражданлык позициясен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштырырга ярдәм итә.
– Пионерия көне безгә яшьләрне илнең тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында тәрбияләүнең мөһимлеген искә төшерә. Татарстанның заманча балалар хәрәкәтләре бу мөһим миссияне уңышлы дәвам итә, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар