Логотип Магариф уку
Цитата:

175 нче гимназия «Зур тәнәфес» бәйгесендә төп бүләкне отты

Казанда узган «Зур тәнәфес» фестивалендә 175 нче гимназия төп призга лаек булды. Ул 1 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Финалда 24 мәктәп коллективы катнашты, ә быел проектта гомумән алганда, якынча 6 мең укучы җәлеп ителде.

Нәтиҗәләргә килгәндә, зур төркемдә икенче урынга Яңа Савин районының 177 нче лицее алды, өченче урынны Киров районының 188 нче күппрофильле лицее һәм Яңа Савин районының 107 нче «Ачыш» гимназиясе лаек булды. 

Кече төркемдә икенче урын Идел буе районының 18 нче гимназиясенә бирелде, өченче урынны исә Мәскәү районының 12 нче гимназиясе алды. Шулай ук Киров районының 3 нче гимназиясе дә җиңүче булып, 1 миллион сумлык төп призга ия булды.

Фото: фестиваль матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ