1 сентябрьгә Казанда яңартылган 12 мәктәп азык-төлек блогы ачылачак
1 сентябрьгә Казандагы 12 мәктәп азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалып бетәчәк. Гомумән алганда, ремонттан соң мәктәп рестораннарында утыру урыннары саны 150 гә артачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Ремонтланган биналарда инженерлык челтәрләре алыштырылды, җитештерү цехларында һәм аш залларында бизәү эшләре төгәлләнде. Хәзерге вакытта ашханәләрдә җыештыру һәм җиһазлар урнаштыру эшләре алып барыла.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьгә шәһәрдә 188 мәктәп рестораны эшләячәк. Шәһәр башлыгы даими яңартуның мөһимлеген ассызыклады.
Комментарийлар