Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 30 балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты иясе булды

18 ноябрьдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР Мәгариф үсеше институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, мәгариф идарәсе органнары белгечләре, грантка ия булган  балалар бакчалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

2025 елда грант алуга республиканың 31 муниципаль берәмлегеннән 35 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы гариза җибәргән.

Конкурсның сайлап алу нәтиҗәләре буенча республиканың 30 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы грант иясе булды:

1. Казан ш. , Совет районының «Катнаш төрдәге 177 нче балалар бакчасы» ;

2. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Сандугач» Биектау балалар бакчасы»;

3. Казан ш., Идел буе районының «Катнаш төрдәге 5 нче балалар бакчасы»;

4. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу гомуми үстерү төрендәге «5 нче балалар бакчасы»;

5. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Теремок»  27 нче балалар бакчасы;

6. Сарман муниципаль районының 3 нче «Аленушка» Җәлил балалар бакчасы һ.б.

Фото: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ